Күкрәгемә килә кочасым

Моңсуланып, уйга баткан чакта
Күзәтәмен тирә-ягымны.
Яшел чирәм, яшел агачлар да
Кошларның да тав(ы)шы ягымлы.

Чәчкәләрнең ниндие генә юк
Агы, кызыл,алсу, яшеле.
Яңгырдан соң салават күпере
Сары, кызыл, зәңгәр, яшелле.

Ераклардан ишетелеп тора
Басуларда торна тавышы.
Көзләр җитеп, кошлар киткән чакта
Аерылышу, йөрәк сагышы.

Сокланамын тирә-якка карап
Күңелдә туа төрле хисләр.
Бакчадагы матур чәчәкләрдән
Еракка тарала хуш исләр.

Арыналмыйм матур табигатьтән
Күбәләктәй килә очасым.
Яратасым килә барысын да
Күкрәгемә алып, кочасым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »