Ромашкалар (өченче вариант)

Тау битендә үскән ак чәчәкләр
Сез бит минем якын дусларым.
Көләч йөзегездән ямьнәр алам,
Алам бәхет, шатлык нурларын.

Ромашкалар, серле ромашкалар,
Яшьлегемнең гүзәл чәчәге.

Сез беләсез бөтен гашыйкларның
йөрәкләре ничек тибүен.
Егет белән кызның мәхаббәтен,
Берсен берсе зарыгып көтүен.

Ромашкалар, серле ромашкалар,
Яшьлегемнең гүзәл чәчәге.

Сез бизисез барыр юлларымны,
Көннәремнең якты иртәсен.
Тирбәләсез кебек хәбәр итеп
Саф мәхаббәт миңа киләсен.

Ромашкалар, серле ромашкалар,
Яшьлегемнең гүзәл чәчәге.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
« »