Ишетергә йөрәкләрне

Категория: көе һәм сүзләре

Кая югалган микән ул моң,
Һавалардан, чишмәләрдән чыккан?
Бер җырларга булмас микән соң,
Яланнарга, сәхрәләргә чыксам?
Кая югала микән ул моң?
Кая югала микән дуслар
Яшь чакларны бергә гөрләп үткән?
Атларыбыз кайда калдылар?
Вәгъдәләрнең тугрылыгы беткән…
Кая югала микән дуслар?..

Кайчан югалттык без яшьлекне,
Онтылуга, ышанып киләчәккә?
Бик авыр булу кешелекле,
Мәңгегә яшәргә килмәсәк тә…
Кайчан югалттык без яшьлекне?..

Кайда калдырдык мәхаббәтне,
Алыштырып татлы хыянәткә?
Ходай насыйп иткән бәхетне
Санамадык шул бик зур бүләккә.
Шулай югалттык мәхаббәтне…
Кайда югалттык без иманны —
Әти-әниләрнең фатихасын?
Күңелләргә кертеп дошманны,
Аермыйбыз изгелек догасын.
Инде югалтмыйк без иманны,
Инде югалтмыйк без иманны!

Без кунакка килдек җиргә,
Кадерләрен белегез һәр сәгатьнең.
Изгелек кыл һәр кешегә,
Ишетергә өйрән һәр йөрәкне.
Без кунакка килдек җиргә,
Кадерләрен белегез һәр сәгатьнең.
Изгелек кыл һәр кешегә,
Ишетергә өйрән һәр йөрәкне…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »