Миләш (дүртенче вариант)

Тәлгәш-тәлгәш миләш,
Булчы миңа сердәш,
Сары көздә туган җимешем.
Адашты бәхетем,
Көзләрдә өметем…
Бәхетемне эзләп килешем…

Көзләр никтер елак,
Язлар әле ерак,
Кызыл яшьләр тама тәлгәштән.
Әче җимешеңнән муенсалар тезәм,
Сагыш тәме килә миләштән…

Тәлгәш-тәлгәш миләш,
Бирче миңа киңәш!
Кире какма мине, миләшем!
Әллә яшим ялгыш?
Гомер үтә ялгыз,
Шуңа ярсый йөрәк тибешем…

Көзләр никтер елак,
Язлар әле ерак,
Кызыл яшьләр тама тәлгәштән.
Әче җимешеңнән муенсалар тезәм,
Сагыш тәме килә миләштән…

Тәлгәш-тәлгәш миләш,
Синме ярым, тиңдәш?
Өлешемә тигән көмешем…
Төшләргә керәсең,
Елмаеп көләсең…
Шушы микән бәхет җимешем?

Көзләр никтер елак,
Язлар әле ерак,
Кызыл яшьләр тама тәлгәштән.
Әче җимешеңнән муенсалар тезәм,
Сагыш тәме килә миләштән…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »