Хатлар язам

Хатлар язам, ай, ярыма,
Мәскәү калаларына;
Әгәр тизрәк син кайтмасаң,
Үзем барам яныңа.

Өстәлләрдә кара торсын,
Кулларым яза торсын;
Сине күреп сөйләшкәнче,
Хатларым бара торсын.

Тәрәзә төбем исле гөл,
Сал да балдагыңны эл.
Сагынмагач, хат язмыйлар,
Сагынганны шуннан бел.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (13 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »