Язны сагыну (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Дим сулары шашып,
Ярларыннан ташып,
Шаулап ага язгы ташкында.
Күкрәгемдә ярсып,
Йөрәк тибә шашып,
Туган якларыма талпына.

Кайталмадым тагын,
Сагынсам да барын:
Дим буеның бөдрә талларын,
Бала чакның язын
Күрәлмәдем тагын

Авылымның язгы таңнарын.
Күпме гомер үткән,
Тагын язлар җиткән.
Дим өстендә бозлар киткәндер.
Су буенда таллар,
Моңсуланып ярда,
Өметләнеп мине көткәндер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »