Шул кадәрле сайрый былбыл,
Нигә өздерә икән?
Уйлар сагышка әйләнеп,
Үзен сиздерә икән.
Сайра, сайра, былбыл кошкай,
Сайрачы өзеп-өзеп.
Бик күрәсем килгән чагым,
Булырмы икән түзеп?
Кайткан ла, кайткан былбыл кош,
Үзенең талларына.
Син килгәндә йөгерепләр,
Чыгарырмын алларыңа.
Сайра, сайра, былбыл кошкай,
Сайрачы өзеп-өзеп.
Бик күрәсем килгән чагым,
Булырмы икән түзеп?
Әй, былбыл кош, минем кебек
Бигрәкләр моңлысың.
Үзәкләремне өзәсең,
Яратуың чынмы соң?
Сайра, сайра, былбыл кошкай,
Сайрачы өзеп-өзеп.
Бик күрәсем килгән чагым,
Булырмы икән түзеп?
Варианты песни
Бу җыр Сөмбел Билалова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 29/09/2020 - 21:01
«
»
