Назларыңа сусадым

Категория: көе сүзләре

Басмаларда торам, аккан суга карыйм,
Елга булып вакытлар ага.
Төнге күккә карыйм, йолдызларны саныйм,
Ялгыз айдай гомерләр ага.

Сукмакларга карыйм, синең эзне күзлим,
Сизәм үзем таба алмасын.
Эзләп азаплану — юкка газаплану,
Язмыш өзгән сөю алмасын.
Әрни, сыкрый күңел, ул бит таштан түгел,
Кайтарырга тели язларын.

Ак кышларга керәм, яр буена киләм,
Агар суны бозлар каплаган.
Кайтарырдай язны, эретердәй бозны,
Йөрәгемдә ялкын калмаган.
Кышның бәсе чәчтә, әрнү, сыкрау эчтә,
Назларыңа үлеп сусадым.
Сызлый, сыза күңел, ул бит таштан түгел,
Аңлашырга тагын соңладым.

Сукмакларга карыйм, синең эзне күзлим,
Сизәм үзем таба алмасын.
Эзләп азаплану — юкка газаплану,
Язмыш өзгән сөю алмасын.
Әрни, сыкрый күңел, ул бит таштан түгел,
Кайтарырга тели язларын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »