Көт мине (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Нинди хәлдә дисәләр дә,
Йөрәгеңә керсәләр дә,
Кайтмас инде, дисәләр дә,
Бәгыреңне телсәләр дә,
Көт син мине, көт син мине!
Уйларыңны бүлсәләр дә,
Сагыш белән төрсәләр дә,
Ышанма син сүзләренә.
Көт син мине!

Көт син мине! Кайтам яннарыңа,
Шифа булып янган җаннарыңа.
Көт син мине! Мин бит синең белән,
Тик ышанып көтәсеңне беләм.

Йөрәгеңне телсәләр дә,
Белми сине, дисәләр дә,
Ышанычың өзсәләр дә,
Бары ялган тезсәләр дә,
Көт син мине, көт син мине!
Ятлар белән, дисәләр дә,
Сине якын күрсәләр дә,
Ышанма син сүзләренә.
Көт син мине!

Көт син мине! Кайтам яннарыңа,
Шифа булып янган җаннарыңа.
Көт син мине! Мин бит синең белән,
Тик ышанып көтәсеңне беләм.

Гәйбәтләргә төрсәләр дә,
Елатсалар, көлсәләр дә,
Мине дошман күрсәләр дә,
Хәтта антлар бирсәләр дә,
Көт син мине, көт син мине!
Мине таптап күмсәләр дә,
Батырсалар, изсәләр дә,
Ышанма син сүзләренә.
Көт син мине!

Көт син мине! Кайтам яннарыңа,
Шифа булып янган җаннарыңа.
Көт син мине! Мин бит синең белән,
Тик ышанып көтәсеңне беләм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »