Үкенү (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Бу дөньяда күпме үкендем мин,
Тәүбә кыла-кыла үкендем.
Баш китсә дә үкенмәстәй идем,
Үкенмәдек инде ул көнне.

Үкендерде үкенмәгән чаклар,
Үкендерде юкка үкенүләр.
Мин аларны язмыш белән түлим,
Түләп булмастаен кем түләр?

Үкендерде, үсендереп, алдап
Яннан читләп үткән һәр бәхет.
Зур югалту иде, ризалаштым
Йөрәккәем белән әрләшеп.

Үкендерде үкенмәгән чаклар,
Үкендерде юкка үкенүләр.
Мин аларны язмыш белән түлим,
Түләп булмастаен кем түләр?

Үкендерде инде кулымдагы,
Юлымдагы бәхет югалып.
Ышанулар, бәхетсезгә бәхет
Бәхетледән генә юлла, дип.

Үкендерде үкенмәгән чаклар,
Үкендерде юкка үкенүләр.
Мин аларны язмыш белән түлим,
Түләп булмастаен кем түләр?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »