Җимеш агачы

Категория: көе һәм сүзләре

Балалы йорт җимеш агачыдай,
Бөреләнә, яфракларга төренә.
Туа уллар, туа матур кызлар,
Гаилә шатлыкларга күмелә.

Җимешләре җимеш агачының
Балалардай үсә, өлгерә.
Әти-әни бәхетләрен күрик дисәң,
Бала кадерләрен бел генә.

Нигә икән әти ныграк «кызым»,
Диеп яна, диеп өзелә.
Нигәдер бит әни ныграк улын,
Якын иткән кебек күренә.

Икесе дә балам, диеп бөгелә,
Ике җан да балам, диеп өзелә.
Икебезнең рәхмәтләрен,
Икебезнең рәхәтләрен,
Тоеп яшәсеннәр иде лә.

Кызым диеп, уелып уйларында
Тибрәлдерә әти моңында.
Бишек җырын көйләп әни белән,
Сөенеп яши алар улына.

Җимеш агачының җимешләрен
Җыя-җыя гомер итегез.
Пар гомерне безнең шатлык, хөрмәтләрдә
Бәхетләрдә яшәп үтегез.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »