Якыннарга

Янда булган якыннарың —
Яшәүләрнең асыл мәгънәсе.
Һәрвакытта якыннарның
Шат йөзләрен килә күрәсе.
Тормышларның аяз күген
Бәхетләргә килә лә төрәсе.

Сөйгән ярың, балаларың,
Кирәк сиңа дуслар-туганнарың.
Һәрвакытта якыннарның
Шат йөзләрен килә күрәсе.
Тормышларның аяз күген
Бәхетләргә килә лә төрәсе.

Бергә-бергә көннәр ямьле,
Бер табында ашлар бигрәк тәмле.
Һәрвакытта якыннарның
Шат йөзләрен килә күрәсе.
Тормышларның аяз күген
Бәхетләргә килә лә төрәсе.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »