Шәптән түгел

Үкенмәбез дия-дия,
Киткән идек аерылып.
Тик нигә соң үкендерә,
Яшибез без сагынып?
Ялгышырга язган икән,
Бәхетебез кителде.
Үзең дә бит онытмаган,
Әллә белми дисеңме?

Шәптән түгел, шәптән түгел
Хәлләр икебезнең дә.
Сагынабыз, юксынабыз,
Тик сиздермибез генә.
Үткәннәрне искә алып,
Янабыз да көябез.
Тик нигә соң әйталмыйбыз,
Әле дә бит сөябез.

Күрешкәндә китәсең гел,
Ашыгам дигән булып.
Ә үзең ничә мәртәбә
Карыйсың бит борылып.
Күренә күзләреңнән үк
Йөрәгеңнең ялкыны.
Хәлләремне сорашасың
Әллә кемнәр аркылы.

Шәптән түгел, шәптән түгел
Хәлләр икебезнең дә.
Сагынабыз, юксынабыз,
Тик сиздермибез генә.
Үткәннәрне искә алып,
Янабыз да көябез.
Тик нигә соң әйталмыйбыз,
Әле дә бит сөябез.

Үткәннәрне искә алып,
Янабыз да көябез.
Тик нигә соң әйталмыйбыз,
Әле дә бит сөябез…
Шәптән түгел, шәптән түгел…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »