Сөярсеңме?

Очрадың да берчак юлларымда,
Серле генә, балкып, карадың.
Сүнеп бара торган йөрәгемә
Очкын булып төште карашың.

Син дә мине шулай сөярсеңме,
Килә бик нык шуны беләсем.
Ихлас сөю, ихлас хисләр белән
Кочагыңда килә эрисем.

Очрадың да берчак юлларымда,
Елмаюлы караш ташладың.
Шул мизгелдән, ахры, бу дөньяда
Мин яңадан яши башладым.

Син дә мине шулай сөярсеңме,
Килә бик нык шуны беләсем.
Ихлас сөю, ихлас хисләр белән
Кочагыңда килә эрисем.

Ник очрадың минем юлларымда,
Әйләндердең нигә башымны.
Уйларымда бары тик син генә,
Үзгәрттең бөтен тормышымны.

Син дә мине шулай сөярсеңме,
Килә бик нык шуны беләсем.
Ихлас сөю, ихлас хисләр белән
Кочагыңда килә эрисем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »