Урманнарда алан

Урманнарда алан, аланнарда балан.
Яңа гына яуган кар кебек
Чәчләрдә саф көмеш, ә шулай да
Алда әле сөю бар кебек.

Урманнарда алан, аланнарда балан,
Сузылып кына аткан таң кебек.
Гомер көзем җитте, ә шулай да
Алда әле бәхет бар кебек.

Урманнарда алан, аланнарда балан,
Өзеп каптым, әче димәдем.
Ни генә күрсәм дә, яшәүдән бизмәдем,
Кайчан узды гомрем — сизмәдем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар « »