Аерылышыр минутлар җитә,
Сөю газабы йөрәкне өтә.
Айлар узармы, узармы еллар
Күңелем сине, гел сине уйлар.
Яз да димә, көз дә димә,
Өзмә хатыңнан, өзмә!
Сөюне ятим итәргә
Ярамый җаным безгә!
Күренмәс җипләр безне бәйләгән
Киләм мин сиңа — кышта, җәйләрдә.
Аерылшкач ничек түзәрбез (түзәрмен),
Сине озатҡан юлда күзләрем?
Яз да димә, көз дә димә,
Өзмә хатыңнан, өзмә!
Сөюне ятим итәргә
Ярамый җаным безгә!
Сөюем ташып ургый йөрәктән
Хатлар язармын сиңа ерактан.
Сөюем аны бирмичә калмас
Гашыйклар юлда югалмас, талмас.
Яз да димә, көз дә димә,
Өзмә хатыңнан, өзмә!
Сөюне ятим итәргә
Ярамый җаным безгә!