Ашыкма көз иленә!

Категория: көе сүзләре

Мең төсләргә төренгән көз
Җәйне әйди үзенә.
Җиләкле җәй, чиләкле җәй,
Алданма (ышанма) көз сүзенә.

Кыска гына гомерләр дә
Мизгелләргә бүленә.
Басмалы җәй, тасмалы җәй,
Ашыкма көз иленә!

Үзе салкын, төсе ялкын,
Җилләрендә карлар бар.
Чәчәкләремне күтәреп
Мин көзләр дә калган бар. /Көзгә кереп калган бар./

Кыска гына гомерләр дә
Мизгелләргә бүленә.
Басмалы җәй, тасмалы җәй,
Ашыкма көз иленә!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »