Кендек каным тамган нигез,
Тамырым сиңа тоташкан.
Башка йортларда яшимен,
Алар җансыз, гел таштан.
Тормыш — диңгез…
Бу дөньяда
Әти-әни булмаса да,
Әти-әни булмаса да,
Тарта нигез,
Тарта нигез…
Өзгәләнә үзәкләрем,
Туган йортым чакыра.
Бик кайтасым килсә дә бит,
Мине кем көтеп тора?!
Тормыш — диңгез…
Бу дөньяда
Әти-әни булмаса да,
Әти-әни булмаса да,
Тарта нигез,
Тарта нигез…
Бик сагынам үзегезне,
Өзелеп кайтасым килә.
Нигеземә башым салып,
Назда янасым килә.
Тормыш — диңгез…
Бу дөньяда
Әти-әни булмаса да,
Әти-әни булмаса да,
Тарта нигез,
Тарта нигез…
Бу җыр Нәфкать Нигъмәтуллин репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 16/10/2020 - 21:47
«
»