Добавлено Almaz в ПТ, 16/10/2020 - 21:53
Таң нурларын күз яшенә манчып,
Озатып калганнарым — еракта, —
Көтә белсәң, җиңеп кайтырмын, — дип
Әйтеп киткән сүзең колакта.
Шул китүең соңгы китү булды,
Сандугачлар җырлап озатты.
Җиңү эзләреннән даның кайтты,
Туган якларыма (җирләремә) ямь кайтты.
Бу туфракка күпме кан — яшь сеңгән,
Ятып калган күпме туганнар?
Еллар аша баш иябез сезгә,
Яу кырында (сугышларда) калган корбаннар.