Күзләреңә карап туя алмадым,
Әйтә алмадым әйтер сүземне.
Һәр минутым еллар кебек озын,
Ярый әле йөрәк түземле…
Нурлы гөлләр чәчәк атар өчен
Җылы язны өзелеп сагына.
Гөлләр булсаң, җылы язлар булып,
Мин кайтырмын синең яныңа.
/1944/
Бу җыр Фәрит Бикбулатов, Хөсәен Мәҗитов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 16/10/2020 - 22:25
«
»