Бәет

Категория: көе һәм сүзләре

Зур шәһәрнең ачы җиле
Әйләнә дә тулгана.
Ике таш йорт почмагында
Басып тора бер ана.
Башын игән, сузган кулын,
Өстә иске киемнәр.
Авыр эштән тупасланган
Учта ята тиеннәр.
Дүрт сабыйга ана да син,
Ата да булдың үзең.
Алар диеп гомрең буе
Җил-яңгырларга түздең.

Иң олысы Себерләрдә
Акча эшлим дип киткән.
Кайта алмый — күптер эше,
Хат та язмый бит күптән.
Икенчесе — Мәскәүләрдә,
Марҗа килен янында.
Хәбәр дә юк туйдан бирле,
Ул бит белми барын да.
Өченчесе — чит илләргә
Китте заман үзгәргәч.
Биш ел элек хәбәр салды,
Син хат язып җибәргәч.

Ялгыз ана, бу дөньяда
Кемнәр белер хәлеңне?
Иң кечесе илтеп сатты
Соңгы мамык шәлеңне.
Балаларга мал булсын дип
Саттың йортың, нигезең.
Әй, Ходаем, ник бирмәдең
Гомерләрнең тигезен?
Зур шәһәрнең ачы җиле
Әйләнә дә тулгана.
Бу галәмдә япа-ялгыз
Басып тора бер ана.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »