Кунак егет

Категория: көе сүзләре

Әгәр син килдеңме яныма,
Әйтерсең, эләгәм давылга.
Урыннан кузгала йөрәгем,
Аяклар югалта терәген.

Бик сирәк киләсең шул, егет,
Яшисең үзәкне өздереп.
Карыйсың йөрәкне яндырып,
Китәсең кабыну калдырып.
Җырга тиң исәнме диюен,
Бер бәйрәм елмаеп-көлүең.
Шул яктан алалмыйм күзем мин.
Я, Ходам, бирче бер түземлек.

Син килсәң, ае да яктыра,
Сулыйсы һавалар татлырак.
Оҗмах та ишеген ачадыр,
Шуңамы йокылар качадыр.

Бик сирәк киләсең шул, егет,
Яшисең үзәкне өздереп.
Карыйсың йөрәкне яндырып,
Китәсең кабыну калдырып.
Җырга тиң исәнме диюен,
Бер бәйрәм елмаеп-көлүең.
Шул яктан ала алмыйм күзем мин.
Я, Ходам, бирче бер түземлек.
Җырга тиң исәнме диюен,
Бер бәйрәм елмаеп-көлүең.
Шул яктан алалмыйм күзем мин.
Я, Ходам, бирче бер түземлек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »