Хәтерлисеңме?

Категория: көе һәм сүзләре

Хәтерлисеңме син, әле кичә генә,
Уяндык без кышкы йокыдан.
Ялганнар юрганын ачып аттык та без,
Атладык таныш түгел юлдан.
Бик күбәү идек без, күкрәген кагучы
Батырлар нәселле куркаклар.
Күбебез туктады, кемнәрдер сайлады
Акчалы һәм тыныч сукмаклар.

Әйтәсе сүзләрне әйтергә ярагач,
Дәшмәскә өйрәндек тырышып.
Уйланган ниятләр чүп-чарга күмелде,
Тормадык без җилгә карышып.
Дәшкәннәр саташты, телсезләрдән көтеп
"Без бергә бит" дигән сүзләрне.
Тузанлы кар күмде юл башында калган
Иң дөрес атлаган эзләрне.

Ничәнче мәртәбә кышкы юеш җилне
Яз диеп уйлап без ялгыштык.
Могҗизага сусап, корыган агачтан
Яфраклар күрергә тырыштык.
Кайчандыр "Уяныйк!" дип безгә кычкырган
Иптәшләр, тамагын туйдырып,
Дошманга кушылды, кирмәнгә бикләнде,
Ишекләргә йозак куйдырып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »