Күктә ай тулганда,
Караңгы урманда,
Йокламый бары тик ябалак.
Бик күпне белә ул,
Барысын күрә ул,
Йоклаганда бөтен тирә-як.
Җиңел түгел яшәүләре,
Белгәнеңне дәшмәүләре,
Төнлә кара булган затлар көндез ак.
Намус күзен йомганда,
Бар дөнья йоклаганда,
Йокламый бары тик ябалак.
Кемнәрдер курка төннән,
Чыкмый бикле өеннән,
Караңгылык чын йөзне ачкан чак.
Йоклый ярган батырлар,
Йоклый ир һәм хатыннар,
Йокламый бары тик ябалак.
Җиңел түгел яшәүләре,
Белгәнеңне дәшмәүләре,
Төнлә кара булган затлар көндез ак.
Намус күзен йомганда,
Бар дөнья йоклаганда,
Йокламый бары тик ябалак.
Кушканнар шулай күкләр,
Йоклый төнлә бик күпләр,
Күкләрнең һәр әйткән сүзе хак.
Иң карт имән башында,
Күзәтеп барсында,
Йокламый изге кош — ябалак.
Һәр төнне безгә дәшә ул,
Төннең серләрен чишә ул,
Ләкин әле туры юлдан без ерак.
Шуңа елый урманда,
Имәннәр арасында,
Һәр төнне изге кош — ябалак.