Кайт, Чыңгызхан

Категория: көе һәм сүзләре

Чал даланың әче әременә
Бәсләр кунган җир-ана тыныннан.
Бөек дала ничә гасыр сыкрап,
Хәбәр көтәдер газиз улыннан.
Күпне күргән иске кәрван юлы,
Чакрым саен таштан чиркәүләр.
Тузан таптап ерак мәңгелеккә
Олы юлдан күпләр киткәннәр.

Кайт, Чыңгызхан! Көтә газиз халкың
Уятканын аны килеп кемнәрдер.
Кайтсын рухың, дәшсен татарларга,
Бәлки, безнең вакыт җиткәндер.

Үткән кебек гадел ясак чоры,
Этләр басканнар дала юлларын.
Зәңгәр күктә көтә бөек Тәңре,
Юлны югалткан газиз улларың.
Чын алтынга ябышмыйдыр пычрак,
Коллар үткәннәрен оныткан.
Бу халыкка юлны күрсәтергә
Кайтсын иде рухың, Чыңгызхан.

Кайт, Чыңгызхан! Көтә газиз халкың
Уятканын аны килеп кемнәрдер.
Кайтсын рухың, дәшсен татарларга,
Бәлки, безнең вакыт җиткәндер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »