Ялвару

Категория: көе һәм сүзләре

Биләүдән кәфенгәчә кеше
Аңламый бәхетнең чын серен.
Улларың, кызларыңа үзең
Аңлатчы шул серне син, Тәңрем,
Саташсак та изге санап без
Алтын-көмеш белән тәхетне,
Без барыбыз синең балалар,
Кызганмыйча өләш бәхетне.

Парсызларга бир син парларын,
Баласызларга бир балалар.
Әтиләр булсыннар чын әти,
Чын әни булсыннар аналар.
Туктасын мәгънәсез кан кою,
Төзәлсен элекке яралар.
Муллыкта яшәсен авыллар,
Иминлектә булсын калалар.

Ирек күрмәгән көтми азатлык,
Бәхетсезләр танымый бәхетне.
Ятимнәр белмиләр ана назын,
Өмет югалткан күрми өметне,
Юлларда адашып йөри кеше.
Ышанмый күкләр сүзенә
Тәңрем, кыл син аңа изгелек,
Бәхет килсен бу җир йөзенә.

Парсызларга бир син парларын,
Баласызларга бир балалар.
Әтиләр булсыннар чын әти,
Чын әни булсыннар аналар.
Туктасын мәгънәсез кан кою,
Төзәлсен элекке яралар.
Муллыкта яшәсен авыллар,
Иминлектә булсын калалар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »