Әгәр яңадан тусам

Категория: көе сүзләре

Тусам әгәр бу дөньяга тагын бер кат,
Елап түгел туар идем, җырлый-җырлый.
Ялан тәпи кыяр урлап йөрер идем,
Әткәемнең әрләүләрен тыңлап тормый.

Әгәр Ходай бирсә гомер тагын бер кат,
Эх, яшәрмен дөрли-дөрли, янып-көеп,
"Бәлки, минем соңгы көнем, соңгы җырым,
Соңгы сүзем, соңгы тапкыр яшәвемдер" — диеп.

Әгәр Ходай бирсә гомер тагын бер кат,
Хаталарсыз яши белмим — ансы хактыр,
Юләрлекләр күп кылынды, аларын да
Кылар идем артыгырак ике тапкыр.

Әгәр Ходай бирсә гомер тагын бер кат,
Эх, яшәрмен дөрли-дөрли, янып-көеп,
"Бәлки, минем соңгы көнем, соңгы җырым,
Соңгы сүзем, соңгы тапкыр яшәвемдер" — диеп.

Әгәр Ходай бирсә гомер тагын бер кат,
Нахак, гайбәт сүзләргә дә түзәр идем.
Шул бер баскан тырмаларга баса-баса,
Шул ук юлдан тагын бер кат узар идем.

Әгәр Ходай бирсә гомер тагын бер кат,
Эх, яшәрмен дөрли-дөрли, янып-көеп,
"Бәлки, минем соңгы көнем, соңгы җырым,
Соңгы сүзем, соңгы тапкыр яшәвемдер" — диеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »