Авызында бер теше юк,
Әйтерсең, аның эше юк.
Як-ягына карамый,
Ул авыл буйлап атлый
Түбән оч Вәли абзый.
Сәлам бирә аңа бар да,
Олылар да, балалар да:
Әбиләр һәм бабайлар,
Яшь кызлар һәм малайлар,
Киленнәр һәм маэмайлар.
Түбән оч Вәли абзый,
Бер нигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын,
Башыннан сыйпый: "Улым", — дип,
Ярты авыл баласын.
Киленнәр шук елмаялар,
Хатыннар дәшеп калалар.
Кеткелдиләр әбиләр,
Бабайлар ишетмәгәндә
Яшь чакларын сөйлиләр.
Берәү генә авылга ул,
Һәр кемгә кирәк була ул.
Бер кемне кыерсытмый,
Кич эчсә, иртән айный
Түбән оч Вәли абзый.
Түбән оч Вәли абзый,
Бер нигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын,
Башыннан сыйпый: "Улым", — дип,
Ярты авыл баласын.
Бер кемгә дә "Юк" дими ул,
Чакырмасалар — килми ул.
Балаларны уйната,
Ирсезләрне юата,
Бөтенесен ярата.
Кайгыра белми төсле ул,
Әле һаман да көчле ул.
Бөтен авылны карый,
Һәр җирдә кирәк шундый
Түбән оч Вәли абзый.
Түбән оч Вәли абзый,
Бер нигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын,
Башыннан сыйпый: "Улым", — дип,
Ярты авыл баласын.
Түбән оч Вәли абзый,
Бер нигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын,
Бүген дә аңа "Әти", — ди
Ярты авыл баласы.