Авыл эте

Категория: көе һәм сүзләре

Саташып өреп куя ул,
Авылда этләр өрсә.
Оясыннан чыкмый ята,
Хуҗага кунак килсә.
Хуҗа кушмый тавышланмый —
Ялгыш өрсә, эш харап.
Ай тулган кышкы төннәрдә
Ул улый айга карап.

Авыл эте,
Чылбыр озын, савыт тулы.
Булсын хуҗа каты куллы,
Оя җылы.
Авыл эте,
Саташканда гына нигә
Кышкы урман төшкә керә,
Этләр өрә.

Көн аралаш ит бирәләр,
Ипи ташлый килгәннәр.
Белмим: ник мондый тормышны
Эт тормышы дигәннәр.
"Өс!" диеп, хужа өстерсә,
Юл күрсәтеп бер адым,
Теләсә кайсы дошманның
Өзәчәк ул бугазын.

Авыл эте,
Чылбыр озын, савыт тулы.
Булсын хуҗа каты куллы,
Оя җылы.
Авыл эте,
Саташканда гына нигә
Кышкы урман төшкә керә,
Этләр өрә.

Чылбырдан ялгыш ычкынсаң,
Җай белеп кайту кирәк.
Хуҗасыз катлаулы тормыш,
Эт күңеле бер сөяк.
Ышанма әкиятләргә
"Эт бүре булган" дигән.
Кайчандыр бүре бабайлар
Теләп муенчак кигән.

Авыл эте,
Чылбыр озын, савыт тулы.
Булсын хуҗа каты куллы,
Оя җылы.
Авыл эте,
Саташканда гына нигә
Кышкы урман төшкә керә,
Этләр өрә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.6 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »