Син кайтмадың (беренче вариант)

Бакчаларда гөлләр чәчәк атты,
Тормышыбыз кебек ямьләнеп.
Урман күлләренә аккош кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп.

Сандугачлар килде, аккош кайтты,
Син кайтмадың киткән җиреңнән.
Аккош китәр урман күлләреннән,
Син китмәссең минем күңелемнән.

Дошман явын тар-мар иткән чакта,
Йөрәгеңнән кайнар кан тамды.
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Киң Ватанга даның таралды.

/1945 елның июлендә туган җыр. Бөтенсоюз радиосы өчен беренче тапкыр Р.Бәхтиева-Садриҗиһанова башкаруында магнитофон тасмасына язып алына/

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Син кайтмадың»
Ноты для песни «Син кайтмадың»
Ноты для песни «Син кайтмадың»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (19 голосов)
« »