Добавлено tatassr в ЧТ, 19/11/2020 - 09:56

Авыл урамын томан каплаган,
Беркем дә чыкмый бикле капкадан,
"Балам, саумы син? Кайттыңмы?" — диеп,
"Ерак юлдан ардыңмы?" — диеп.
Бикле ишеге, янмый утлары
Гел ятим калган туган йортларның.
Юк әти-әни, кайтмаска киткән,
Безне алар бик озак көткән.
Көтәләр сыман алар һаман да,
Бала күңеле була далада.
Туктатып булмый аккан вакытны,
Ятим өйдә кабызып утны.