Тәрәзәгә кемдер килеп: "Юл көтә!" — дигәч,
Күңелләргә җыелганны әйтәсем килгәч,
Далаларга чыгып күккә кычкырсам әгәр,
Мин әйтергә теләгәнне аңлармы күкләр?
Зәңгәр күктә ялгыз болыт,
Оча белсәм — очар идем болыт булып,
Болыт булып, күңелем тулып,
Явар идем бер иртәдә яңгыр булып.
Әйтсәләр миңа: "Син, — диеп, — борчылма юкка,
Һаман юллар эзләмә, — дип, — ашыкма, тукта!"
Әллә дөрес ишеттемме, әллә соң ялгыш,
Күктән килде көткән җавап: "Юл — синең язмыш!"
Зәңгәр күктә ялгыз болыт,
Оча белсәм — очар идем болыт булып,
Болыт булып, күңелем тулып,
Явар идем бер иртәдә яңгыр булып.