Кыңгырау тагалар яхшы атка

Категория: көе сүзләре

Кыңгырау тагалар яхшы атка
Яхшы атлар белән юл җиңел.
Аманатка тогры дуслар гына
Авыр чакларыңда кул бирер.

Кыңгырау тагалар яхшы атка
Яхшы атлар юлын югалтмый.
Яхшы аты булган егетләр дә
Сөйгән ярын юкка елатмый! Һай! Һай, һай!

Кыңгырау тагалар яхшы атка
Яхшы атлар илдә билгеле.
Яхшы аты булган егетләрнең
Даны калка үзенә меңнәре.
Һай, һай!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »