Кайтам илемә!

Кай илләргә оча икән
Туган яктан киткән кошлар?
Чит җирләрдә күпме күрде
Безнең дә бит газиз башлар?

Кайтам илемә, туган җиремә,
Читтә күп ярдәм, күп илләр күрдем!
Ашкынып кайтам, кайтам илемә,
Канатлар үсте иңемә!

Чит җирләрдә ялгыз калсам
Тынгы табып булмый җанга.
Йөрәкләр минут туктамый
Сагынулардан сызлый анда.

Кайтам илемә, туган җиремә,
Читтә күп ярдәм, күп илләр күрдем!
Ашкынып кайтам, кайтам илемә,
Канатлар үсте иңемә!

Яшьлек эзләренә кайтам,
Җылы туган җир туфрагы.
Мине көтдер шикелле
Каеннарның һәр яфрагы.

Кайтам илемә, туган җиремә,
Читтә күп ярдәм, күп илләр күрдем!
Ашкынып кайтам, кайтам илемә,
Канатлар үсте иңемә!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »