Сагыну (унберенче вариант)

Су буенда бөдрә таллар,
Хәтфәләй камышлары.
Сине күрми бетмәс инде
Йөрәгем ярсулары (сагышлары).

Моңсу төшәм су буена
Таңнар аткан чагымда.
Таң җилләре сердәш миңа —
Син булмасаң, син булмасаң,
Син булмасаң янымда!

Су буендагы талларга
Кунып сайрый сандугач.
Камышларга кушылып җырлыйм
Сезне өзелеп сагынгач.

Моңсу төшәм су буена
Таңнар аткан чагымда.
Таң җилләре сердәш миңа —
Син булмасаң, син булмасаң,
Син булмасаң янымда!

Су буенда салкын чишмә,
Эчәмен саф суларын.
Салкын сулар да баса алмый
Йөрәгем ярсуларын!

Моңсу төшәм су буена
Таңнар аткан чагымда.
Таң җилләре сердәш миңа —
Син булмасаң, син булмасаң,
Син булмасаң янымда!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »