Туган йорт

Категория: көе сүзләре

Без сатмадык әти-әни йортын
Ызгышмадык дөнья бүлешеп.
Анда безнең әниебез яши,
Җыелабыз хәлләр белешеп.

Туган йортта бергә җыелганда
Юктыр кебек бездән бәхетле.
Гомеребез буе онытмабыз
Әткәй-әнкәй корган тәхетне!

Бар туганнар бергә җыелганда
Газиз йортның җылы түренә,
Киләчәккә барыр юлларыбыз
Якты, туры, ачык күренә.

Туган йортта бергә җыелганда
Юктыр кебек бездән бәхетле.
Гомеребез буе онытмабыз
Әткәй-әнкәй корган тәхетне!

Беркайчан да тәхет сатылмаган,
Ул сатылса ил дә сатыла.
Саклыйк дуслар туып-үскән йортны,
Әткәй-әнкәйләрнең хакына.

Туган йортта бергә җыелганда
Юктыр кебек бездән бәхетле.
Гомеребез буе онытмабыз
Әткәй-әнкәй корган тәхетне!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »