Керәм инде көзләремә!

Категория: көе сүзләре

Юл буйында ялгыз әрем
Керә минем төшләремә.
Әремнәрнең ачы суты
Булдың ахры йөрәгемә.

Мыңа чаклы мин күрмәгән
Язлар керә төшләремә.
Йөрәгеңә ачкыч тапмый
Керәм инде көзләремә!

Әнҗедәй чак, күз яшьләрең
Керә минем төшләремә.
Ачы сутны эчкә йотып
Карап торам күзләреңә.

Мыңа чаклы мин күрмәгән
Язлар керә төшләремә.
Йөрәгеңә ачкыч тапмый
Керәм инде көзләремә!

Кояш кебек балкып торган
Сөю керә төшләремә.
Зәңгәр күкнең — зәңгәр төсе,
Күчте микән хисләремә?

Мыңа чаклы мин күрмәгән
Язлар керә төшләремә.
Йөрәгеңә ачкыч тапмый
Керәм инде көзләремә!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »