Яшәүнең үзеннән көч алам

Син сорама миннән, сорама, —
"Яшәргә, дип, каян ут алдың?"!
Ярсу елгалардан, горур кыялардан,
Яшәүнең үзеннән көч алдым.

Син сорама миннән, сорама, —
"Кем дип, сиңа бәхет юрады?"!
Бәхетемне таңнан, якты кояш-айдан,
Тормышның үзеннән сорадым.

Син сорама миннән, сорама, —
"Җырыңа, дип, каян моң алдың?"!
Урау юллар үтеп, авырлыклар кичеп,
Якты язмышыма юл салдым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »