Башкортостан татарлары

Категория: көе сүзләре

Башкортостан — язмышлары,
Башкортостан — ватаннары.
Монда туды, монда үсте
Башкортостан татарлары.

Чәчәк атар ватаннары,
Имин атар ал таңнары.
Булдылар, барлар, булырлар
Башкортостан татарлары.

Шушы илдә, шушы җирдә
Шатлыклары, аһ-зарлары.
Ни күрсә дә монда күрде
Башкортостан татарлары.

Чәчәк атар ватаннары,
Имин атар ал таңнары.
Булдылар, барлар, булырлар
Башкортостан татарлары.

Сибелде дә, кибелде дә,
Кем дип кенә аталмады
Ләкин аның телен беркем
Берничек тә вата алмады.

Хәмдүнәсе, Зиләләре,
Хәниясе, Җәвитләре,
Наил, Рифкать, Айдарлары,
Римзил, Роберт, Илдарлары —
Башкортостан татарлары.

Чәчәк атар ватаннары,
Имин атар ал таңнары.
Булдылар, барлар, булырлар
Башкортостан татарлары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »