Атҗитәр

Категория: көе һәм сүзләре

Атҗитәр авылы матур
Уфага ерак түгел,
Сагынып кайтып киләмен
Анда юллары такыр.

Атҗитәр яланнары ла
Пешәдер баланнары,
Балачактан истә калган
Җиләкле акланнары.

Атҗитәр авылы бик зур,
Елга бүлгән уртага.
Аргы яктан бирге якка
Йөрешәләр кунакка.

Бик күп еллар дан тотканнар
Атҗитәр егетләре.
Сабантуйда көрәшкәннәр,
Алганнар сарыкларны.

Кызлар анда кара кашлы,
Буйлары нечкә билле.
Берсеннән берсе чибәрләр,
Ягымлы һәм сөйкемле.

Авылдашлар ихтирамлы
Бер-берсенә карата.
Үзләре алар печәндә,
Җырларга да ярата.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »