Белә идең

Категория: көе сүзләре

Белә идең бит син сиңа талпынганны,
Мәхаббәтнең тәмен синдә татыганны.
Күләгәдәй сине куып йөргәнемне,
Иркә күңелеңне хискә төргәнемне.

Белә идең бит син, барын белә идең,
Татлы иренеңне назлап үбә идем.
Сине сөйгәнемне күздән күрә идең,
Кем дип яшәвеңне күптән белә идең.

Белә идең бит син сине сагынганны,
Җылы эзләп җаным сиңа сарылганны.
Уйларымның очын синдә таба идем,
Әйтсәң — яннарыңды гелгә кала идем.

Белә идең бит син, барын белә идең,
Татлы иренеңне назлап үбә идем.
Сине сөйгәнемне күздән күрә идең,
Кем дип яшәвеңне күптән белә идең.

Белә идем бит мин серле күзләреңне,
Минем юлларыма гөлләр тезгәнеңне.
Син дә миңа таба күпер үрә идең,
Белмәсәң дә үзең, ә мин белә идем.

Белә идең бит син, барын белә идең,
Татлы иренеңне назлап үбә идем.
Сине сөйгәнемне күздән күрә идең,
Кем дип яшәвеңне күптән белә идең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »