Урман буйлары

Җырларым сыймый җаныма,
Чыгамын болыннарга.
Урманнарда йөрим җырлап,
Өзелеп сагынганда.

Эх, урман буйлары,
Бормалы юллары.
Кайтып киләм, моңым, сиңа,
Түзәр хәлем калмады.

Имәннәрдән көч алам да
Сарылам каеныңа.
Туган җирдә бер күрешик,
Табыйк ла җаен гына.

Эх, урман буйлары,
Бормалы юллары.
Кайтып киләм, моңым, сиңа,
Түзәр хәлем калмады.

Болыннарда бер җырласам,
Кушылып тургаеңа,
Дөнья хәлләре онытыла
Әрәмә буйларында.

Эх, урман буйлары,
Бормалы юллары.
Кайтып киләм, моңым, сиңа,
Түзәр хәлем калмады.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »