Добавлено marat_aibash в ЧТ, 28/01/2021 - 21:03

Гомеремнең зур юллары
Еракка илттеләр.
Сине уйлап, сине сагынып
Көнннәрем үттеләр.
Кушымта:
Туган яктан еракларда
Узганда көннәрем
Исләремә төшә һаман
Әнкәем гөлләре.
Син үстергән ул гөлләрдә
Күңелең җылысы.
Бары синдә генә, әнкәй,
Йөрәкнең олысы.
Кушымта:
Матурлыкка бигрәк гашыйк
Синең саф күңелең.
Бәхет-шатлык белән үтсен
Алдагы гомерең.
Кушымта:
Бу җыр Марат Гобәйдуллин репертуарында бар « »