Үзең сизмәдең

Күкләреңдә серле йолдыз булып,
Яшерен генә сине күзләдем.
Төннәр буе сөеп, назлап чыктым,
Ярый әле үзең сизмәдең.

Ярый әле үзең сизмәдең.
Ярый әле үзең белмәдең.
Ышанычым кире кайтарырга
Җитмәс инде, җитмәс сүзләрем.

Күләгәдәй артларыңнан йөрдем,
Атлауларың никтер тизләдең.
Эзләремә газиз башым салдым,
Ярый әле үзең сизмәдең.

Ярый әле үзең сизмәдең.
Ярый әле үзең белмәдең.
Ышанычым кире кайтарырга
Җитмәс инде, җитмәс сүзләрем.

Өнең булып төшләреңә кердем,
Минем белән күпләр бизмәдең.
Эзләреңдә шашып тәгәрәдем,
Ярый әле үзең сизмәдең.

Ярый әле үзең сизмәдең.
Ярый әле үзең белмәдең.
Ышанычым кире кайтарырга
Җитмәс инде, җитмәс сүзләрем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »