Бер инешнең суын эчкәнбез дә,
Бер сукмактан атлап йөргәнбез.
Алып калган инеш шәүләбезне,
Аһ, ниләргә бик соң белгәнбез?
Соң микәнни инде, соң микәнни,
Сукмаклардан суга килергә,
Язмышларны урап узып кына
Янәшәмдә сине күрергә?
Әрни-әрни яргаланып киткән
Инешләргә төшкән юллар да.
Хәтерләрне югалтудан куркып,
Акмый тора мәллә сулар да?
Соң бит инде, инеш очраштырма,
Серләштермә безнең күзләрне.
Ярсу чаклар йөгәнләнгән инде,
Көтмәсә дә күңел көзләрне.
Язмышларга хуҗа — пар балдаклар,
Алар өчен йолдыз атыла.
Тик инештә йөзгән безне шәүлә
Яңа язга шашып чакыра.
Соң түгелдер әле, соң түгелдер,
Иярләнгән йөрәк ашкына.
Соңгы мәхаббәтнең тәмен татып
Калу өчен гүя ашыга.
Соң түгелдер әле, соң түгел…