Хат язам сиңа

Категория: көе сүзләре

Хат язам сиңа, тыңгы табылмый.
Хәлемне аңлап, хәтта шәм елый.
Аяз көннәрдә, яшен яшьнәтеп,
Кайларга киттең?

Әллә сыныйсың, әллә уйныйсың,
Әллә йөрәгем таш дип уйлыйсың,
Таш диеп уйлыйсың?
Сагыш утларында яндырма, яндырма,
Ни гәебем бар?

Сөю очкынын бирдең дә үзең,
Шул очкыннарны нигә сундердең?
Каерылды сыман очар канатлар,
Берүк елатма!

Әллә сыныйсың, әллә уйныйсың,
Әллә йөрәгем таш дип уйлыйсың,
Таш диеп уйлыйсың?
Сагыш утларында яндырма, яндырма,
Ни гәебем бар?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »