Хисләргә бирелә идем мин

Категория: көе сүзләре

Хисләргә бирелә идем мин,
Хыялга күмелә идем мин.
Үрелеп буйларым җитмәстәй
Гөлләргә үрелә идем мин.
(Мәхәббәт җылысын тойсам да,
Ул чакта бөредә идем мин.)

Күпләрнең канатлы хисләрен
Рәхимсез язмышлар чикләгән.
Йөрәкнең серләрен чишәргә
Нигәдер кыюлык җитмәгән.
(Ул көннәр еракта калса да,
Күңелдә сагышлар бетмәгән.)

Ташкындай кайнады хисләрем,
Давыллар дулады үзәндә.
Җитмәде, кыюлык җитмәде
Шул асыл чәчәкне өзәргә.
(Үләннәр каплаган үзәнне,
Каплаган без йөргән эзләрне.)

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »