Эх, бураннар туздырып

Аклыкка күзләр чагыла,
Балкый урам, сөенә.
Тыңла әле безне, буран,
Җырлы сөю көенә.
Җәяүле буранны узып,
Йөгерәмен каршыңа.
Ак бураннар урламасын,
Сөйгән ярым, каршыла.

Эх, бураннар туздырып ла,
Пар атта очыйк әле.
Яңа елның ак көнендә
Бергә булыйк, дип, гомергә,
Теләкләр телик әле.

Җәяүле буранга юлны,
Кайсысы салды микән?
Җирдә буран, күктә йолдыз
Сагынып безне көткән.
Яңа елның ак көненә
Карап та килик әле.
Синең белән җитәкләшеп,
Урамда йөрик әле.

Эх, бураннар туздырып ла,
Пар атта очыйк әле.
Яңа елның ак көнендә
Бергә булыйк, дип, гомергә,
Теләкләр телик әле.

речитатив:
Яңа ел да күңелләрне
Шатлык булып сөендерсен.
Яңа еллар барыгызга
Ак бәхетләр алып килсен.
Күңелләрдә якты уйлар,
Булсын алда якты еллар.
Йөрәкләргә саф мәхаббәт
Алып килсен яңа еллар.

Эх, бураннар туздырып ла,
Пар атта очыйк әле.
Яңа елның ак көнендә
Бергә булыйк, дип, гомергә,
Теләкләр телик әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »