Яратуы җиңел иде

Категория: көе сүзләре

Көннәр түгел, айлар, еллар буе
Очрашуны көттем тилмереп.
Яратулар сине җиңел иде
Күзләреңдә ялкын ут күреп.

Синең күзләреңдә туплангандыр
Бар галәмнең изге нурлары.
Яратуы сине җиңел иде,
Авыр икән югалтулары…

Күңел ишекләрең ябык инде,
Ачып булмый бикле йозакны.
Яратуы җиңел иде дә бит,
Югалтуы икән газаплы…

Синең күзләреңдә туплангандыр
Бар галәмнең изге нурлары.
Яратуы сине җиңел иде,
Авыр икән югалтулары…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »