Бирче миңа кулыңны

Синең яннарыңа гына
Очып барасым килә.
Синең күзләреңне генә
Һәрчак күрәсем килә.

Бу дөньяда сине генә
Сөям, җаным, — бел шуны.
Йөрәгемне сиңа бирәм,
Бирче миңа кулыңны.

Бар уйларым, бар хисләрем
Синдә хәзер мәңгегә.
Тормышыбыз юлларыннан
Атласак иде бергә.

Бу дөньяда сине генә
Сөям, җаным, — бел шуны.
Йөрәгемне сиңа бирәм,
Бирче миңа кулыңны.

Күңелемне башка хисләр
Биләп алмасын иде.
Минем күңел синдә күптән,
Син минеке бул инде.

Бу дөньяда сине генә
Сөям, җаным, — бел шуны.
Йөрәгемне сиңа бирәм,
Бирче миңа кулыңны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »